tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиянең Якшур-Бодья районы татар хатын-кызлары токмач кисү серләренә өйрәтә
Удмуртиянең Якшур-Бодья районы татар хатын-кызлары токмач кисү серләренә өйрәтә

Удмуртиянең Якшур-Бодья районы татар хатын-кызлары токмач кисү серләренә өйрәтә

“Татарга тылмач кирәкми, татарга токмач кирәк,” – дип шаярта торган булган кайсыдыр бер язучыбыз. Ә татар токмачы үзгә, аны ясый да, кисә дә белергә кирәк. Удмуртиянең Якшур-Бодья районы татарлары мастер-класска җыелды. Җирлектә егерме мең ярым кеше яши. Халыкның күпчелеге удмуртлар, алардан кала руслар һәм татарлар. Районда нефть чыгарыла, агач эшкәртелә. Хезмәт сөйгән татарга эше булган, милләттәшләребезнең күбесе кырык- илле еллар элек күчеп килгәннәр.

Гөлфия апа Хәбибуллина Киров өлкәсенең Малмыж шәһәреннән, бу якларны ошатып, яшәп калганнар. “Без килгәндә татарлар күп иде, нефтьчеләр шактый иде, хәзер азаеп иттек. Шулай да аралашырга кеше бар: бар, якын дусларыбыз да, хезмәттәшләребез дә, “ – дип сөйли ул. Якшур Бодьяда Татар иҗтимагый үзәге бүлекчәсе эшли, аны шактый еллар Мәрхабә Зиннәтуллина җитәкләп килде. Үзе тумышы белән Татарстанның Мамадыш районыннан, килен булып төшкәч, беренче сыналуын искә төшереп көлдертә. “ Ясый башладым токмач, онын күп салганмын, ярый әле сыерлары бар иде, камырны аңа бирдек,”- дип сөйли. Инде җәюдә дә, кисүдә дә аның кебекләр сирәктер, башкаларга осталык дәресе бирә. Өйрәнергә килүчеләр арасында башка милләт вәкилләре дә бар, катнаш гаиләләрдә дә токмачлы аш – табын күрке. “Әгерҗечә кисәбез, сабача – болай була,” – дип ярыша-ярыша эшләделәр. Якшур- Бодья районы татарларына аралашу җитеп бетми, сизелә, диләр.

ТИҮ ге бүлекчәсен хәзер Кәрам Гыйләҗев җитәкли, бөтен татарларны берләштерәсе иде ди, ә районда алар өч йөзләп. Чур авылында яшәүчеләрне дәшкән. Анда агач эшкәртү предприятие эшләгән чорда күчеп килүчеләр күп була, Чурда татар зыйраты да бар. Тик яшьләр хәзер эш булмау сәбәпле авылда төпләнми диярлек. Өйрәнергә теләүчеләр токмач ясау серләренә төшенеп беткәч, табын артына утырыштылар. Татарга хәзер токмач кына түгел, тылмач та кирәк. Өлкән буын әле сөйләшә, газета-журналлар да укый, ә менә балалар ипи-тозлык та белми.

Район мәктәпләрендә татар телен укыту мөмкинлеге юк, бар өмет – гаиләдә. Шулай җыелганда, оныкларны ияртергә кирәк, диләр. Киләсе елга планнар коралар: өч айга бер җыелырга, татарларга кагылышлы мәсьәләләрне бергәләп уртага салып сөйләшергә. Һәм шушындый остаханәләрне дәвам итәргә. Ә җәен Якшур-Бодьяда Сабантуе уздырырга.

Фәнзилә Салихова

Удмуртия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*