tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: “Бөтендөнья татар конгрессы дөнья буенча татар милли-мәдәни оешмаларын берләштерә”
Рөстәм Миңнеханов: “Бөтендөнья татар конгрессы дөнья буенча татар милли-мәдәни оешмаларын берләштерә”

Рөстәм Миңнеханов: “Бөтендөнья татар конгрессы дөнья буенча татар милли-мәдәни оешмаларын берләштерә”

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына юлламасы уза. Анда Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, шулай ук республика муниципаль районнары лидерлары, министрлык һәм ведомство башлыклары чакырылган.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнаша.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының милләттәшләр белән эшчәнлеген ассызыклап узды.

– Милләттәшләр белән эшләүдә төп роль Бөтендөнья татар конгрессына бирелә. Ул бөтен дөнья буенча татар милли-мәдәни оешмаларын берләштерә, төрле төбәкләрдә дәүләт органнары белән хезмәттәшлекне ныгыта. Конгресска милләттәшләр белән эшләү формаларын тагын да камилләштерү мөһим, – диде Республика Рәисе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*