tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар сүзе» бәйгесендә быел чуваш, мари, мордва, удмурт милләтләре дә катнаша ала
«Татар сүзе» бәйгесендә быел чуваш, мари, мордва, удмурт милләтләре дә катнаша ала

«Татар сүзе» бәйгесендә быел чуваш, мари, мордва, удмурт милләтләре дә катнаша ала

«Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә «Туган тел» дип аталган яңа номинация өстәлгән. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт милләте вәкилләре үз туган телләрендә әсәрләр башкара ала. Бу хакта «Татар-информ»да бәйгегә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

«Татар сүзе» бәйгесе ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре коммиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла.

«Татар сүзе» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, «Шаян ТВ» каналы башкарма директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сәхабетдиновабашка милләт вәкилләренең катнашуы зур дәрәҗә булуын әйтте.

«Быел «Туган тел» номинациясе дигән яңалык керде. Анда чуваш, мордва, мари, удмурт халыклары вәкилләрен көтеп калабыз. Анда дүрт урын булачак. Татарстанда 173тән артык милләт белән дус-тату яшибез. «Татар сүзе» бәйгесендә аларның катнашуы безнең өчен зур дәрәҗә», – диде Рамилә Сәхабетдинова.

«Татар сүзе» бәйгесе быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Быел бәйгенең номинацияләре үзгәргән, шулай ук премиаль фонды да арткан.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*