tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Пермь крае татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты
Рөстәм Миңнеханов Пермь крае татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Пермь крае татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Бүгенге көн Пермь краеның Барда авылында гомер итүче милләттәшләребез өчен аеруча истәлекле. Бирегә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Эш сәфәре кысаларында ул Пермь крае татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Әлеге чара Пермь крае Губернаторы Дмитрий Махонин катнашында узды.

Очрашуны Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде.

“Пермь краенда татар оешмалары вәкилләре белән очрашу ике төбәк арасындагы хезмәттәшлекне ныгытачак, милли тормышка яңа сулыш кертәчәк”, – диде ул.

Түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә Пермь крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәлил Фәрвазетдинов, Пермь крае Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, Лысьва шәһәре татарлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зәмирә Мухаева, Пермь крае “Чәк-чәк” татар яшьләре Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Рөстәм Галимов та катнашты. Хәлил әфәнде Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә булуын ассызыклады.

“Пермь крае татарлары “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумында, шулай ук, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында актив катнаша. Яшьләр дә Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырылган чараларны калдырмаска тырыша”, – диде ул.

Очрашу ахырында тагын бер күңелле вакыйга – РФ һәм Пермь крае дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Ватан алдындагы казанышлары өчен II дәрәҗә орден медале белән Фәүзия Пак билгеләнде. Россия Федерациясенең гомуми белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре исеменә Лилия Мусина лаек булды. Пермь крае Губернаторының Рәхмәт хатларын Морис Әхәтов, Эльмира Галимуллина, Марат Зәйнуллин, Зәмирә Мухаева, Мансур Мөхәммәтшин, Эльмарт Уразов, Зинаида Хөсниярова һәм Назыйм Шагаиповка тапшырганнар. Сәлим Назин «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына Хәлил Алапанов, Хәлил Фәрвазетдинов, Әлфирә Гыймранова һәм Хәйдәр Гыйльфанов ия булдылар.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*