XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә “Татар базары” ярминкәсе эшләде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны күргәзмә-ярминкә белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев таныштырды.
Биредә милли кием һәм хәләл-индустриядән алып татар кухнясына һәм халык кәсепләренә кадәр төрле юнәлешләр тәкъдим ителгән. Төп максат — татар авылларына ярдәм итү һәм үстерү.