tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы башланды
XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы башланды

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы башланды

2023 елның 13-15 мартында XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре  җыенын үткәрә. Бүген “Корстон” сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы старт алды.

Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

-Бүгенге пленар утырышта Россия Федерациясенең 40тан артык төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 500дән артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнаша. Форумның 3 көнендә без Чувашстан Республикасында эшкуарлар эшчәнлеге белән таныштык, Россия Федерациясе Герое Дамир Йосыпов белән очрашу узды, бүген күргәзмә оештырылды. Без чараларны Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә беренче тапкыр гына уздырмыйбыз, бу хезмәттәшлекнең девизы – “Бизнес берләштерә!”. Бу девиз астында бүген җыен делегатлары өчен дискуссия мәйданчыклары узды, – дип сөйләде ул.

Шулай ук бүген Россия Федерациясе төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылды. Күргәзмәдә берничә юнәлеш тәкъдим ителде: милли кием, милли аш-су, милли сувенирлар, сәламәт яшәү рәвеше, авыл хуҗалыгының техник профиле, татар брендлары һ. б.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*