Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов татар халкының үсеш стратегиясе кайчан әзер булачагын әйтте
Рөстәм Миңнеханов татар халкының үсеш стратегиясе кайчан әзер булачагын әйтте

Рөстәм Миңнеханов татар халкының үсеш стратегиясе кайчан әзер булачагын әйтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән Яңа ел алды очрашуында татар халкының үсеш стратегиясе кайчан әзер булачагын әйтте.

«Чынлыкта ул әзер, әмма аңа өстәмәләр кертеп, эшләп бетерергә кирәк. Без моның өчен экспертиза, белгечләр җәлеп итәбез. Тәкъдимнәр бик күп һәм алар төрле-төрле. Әлбәттә, ул бар кешене дә канәгатьләндермәячәк. Ул документ барлык авырткан, без хәл итәргә тиешле бурычларны колачларга тиеш. Бераз гына эшләп бетерәсе калды», – диде Рөстәм Миңнеханов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*