tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ростов-на-Дону шәһәрендә татар халкының кунакчыллыгы турында сөйләделәр
Ростов-на-Дону шәһәрендә  татар халкының кунакчыллыгы турында сөйләделәр

Ростов-на-Дону шәһәрендә татар халкының кунакчыллыгы турында сөйләделәр

Ростов-на-Дону шәһәрендә «Кулинария Олимпы» исемле XXII төбәк кулинар сәнгате фестивале узды.

Ростов-на-Дону аш-су сәнгате һәм бизнес техникумы “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Шуңа күрә бергәләп татар халкының кунакчыллыгы турында чыгыш әзерләделәр.

Студентлар татар стилендә тематик өстәл генә түгел, ә милли концерт та куйдылар. Аларны фестивальнең  призерлары итеп таныдылар.

Фестивальдә Ростов өлкәсенең 15 профильле оешмасыннан барлыгы 200дән артык студент һәм аларның остазлары катнашты. Фестивальгә Ростов-на-Дону шәһәре мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары килде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*