tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы Люция Хәбибуллинага “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” мактаулы исеме бирелде

ВИДЕО: РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы Люция Хәбибуллинага “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” мактаулы исеме бирелде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Төмән өлкәсенә килде.

Бүген биредә ул РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, К. Насыйри исемендәге премия лауреаты, Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы, Төмән районы Акъяр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина белән очрашты.

Очрашу вакытында Люция Хәбибуллинага “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” мактаулы исеме бирелде.

Үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткәне, «Туган як әдәбияты», «Себердә татар мәгърифәте. ХХ гасыр” фәнни хезмәтләре өчен педагогика өлкәсендә премияләр бирү буенча дәүләт комиссиясе карары белән 2016 елда Люция Бәдретдин кызына Каюм Насыйри исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Ул «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре иясе дә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*