tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рушан Шәмсетдиновның Тукайга багышланган күргәзмәсе ачылды
Рушан Шәмсетдиновның Тукайга багышланган күргәзмәсе ачылды

Рушан Шәмсетдиновның Тукайга багышланган күргәзмәсе ачылды

Татарстанның халык рәссамы Рушан Шәмсетдинов үзенең Тукайга багышланган «Мондадыр безнең бабайлар түрләре…» күргәзмәсен Каюм Насыйри музеенда оештырган. Күргәзмә рәссам Рушан Шәмсетдиновны Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итүгә багышланган.

«Бу мәйдан юкка гына сайланмады. Рәссамның музей белән турыдан туры бәйләнеше бар. Рушан Шәмсетдинов Каюм Насыйри белән туган тиешле», — дип аңлатты Каюм Насыйри музее мөдире Раушания Шәфигуллина.

Туганлык җепләре Рушан Шәмсетдиновның дәү бабасы Сәгыйть әл Әхмәткә барып тоташа. Аның кызы Каюм Насыйриның әнисе булып тора.

«Икенче яктан, Тукай белән Каюм Насыйри иҗаты халык авыз иҗаты белән бәйле рәвештә кисешә — алар фольклорны популярлаштыру ноктасында бәйләнгән», — дип дәвам итте Раушания Шәфигуллина Тукай иҗатын бәйле күргәзмәнең биредә узуына ачыклык кертеп.

Музейга килгән кунакларны ТР Милли музей урынбасары Зәринә Сафина сәламләде. Ул Рушан Шәмсетдинов рәсемнәрендә тарихи рух барлыгын ассызыклады. Мондый күргәзмәләрнең дөнья буйлап уздырылырга лаек булуын әйтте.

Кунакларның берсе — Нәҗип Нәккаш Рушан Шәмсетдинов күргәзмәсенең Тукай эзләре калган урында ачылуына басым ясады. Аның беренчеләрдән булып дәүләтчелегебез билгесе булган ханнарыбызны сурәтли башлавын билгеләп үтте. XIX гасыр мәгърифәтчеләрен һәм алар арасында Тукайны сурәтләвен югары бәяләде.

Нәҗип Нәккаш Рушан Шәмсетдиновның 1991 елда чыга башлаган «Мирас» журналын беренче кулга алучы да булуын әйтте. Бу журнал белән бергә хезмәттәшлек иткән чакларын искә алды.

Күргәзмә ачылу тантанасында Рушан Шәмсетдиновның гомерлек дусты, җәмәгать эшлеклесе Илдар Насыйров катнашты. Ул Рушан Шәмсетдиновның Тукай премиясенә лаек булуын, аңа заманында Харис Якупов кебек зур шәхесләрнең тәкъдимнамәләр бирүе турында җентекләп сөйләде.

«Минем уйларым — шушы рәсемнәрдә», — диде рәссам кунакларны күргәзмә белән танышырга чакырып. Ул кечкенәдән Тукай шигырьләре белән үсүен, зуррак үскәч аның китапларын бизи башлавын искә алды.

«Татарлар якты төсләр ярата, күксегән төсләрне яратмый», — диде ул үзенең якты итеп ясалган рәсемнәренә ишарәләп.

Музей бүлмәсе диварларында рәссамның Тукай иҗатына багышланган һәм татар тарихына караган 22 эше урнаштырылган. Күргәзмә 2021 елның 12 маена кадәр дәвам итәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*