tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Кырым Республикасының Бакчасарай районы Хакимияте башлыгы белән очрашты
Милли Шура рәисе Кырым Республикасының Бакчасарай районы Хакимияте башлыгы белән очрашты

Милли Шура рәисе Кырым Республикасының Бакчасарай районы Хакимияте башлыгы белән очрашты

Кырым Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы Бакчасарай районы Хакимияте башлыгы Людмила Пучкова белән очрашты һәм Бахчасарай районының Почтовое шәһәр тибындагы поселогында урнашкан Мәдәният йорты белән танышты. Биредә Татарстан Республикасы ярдәме белән капиталь ремонт ясалды, тиздән яңа бинанынң ачылышы көтелә. Мәдәният йорты төрле чаралар үткәрү урыны, милләттәшләребезне  җәлеп итү үзәгенә әйләнәчәк.

Бахчисарай районы Хакимияте  башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан мәктәпләрне ремонтлауда һәм яңа биналар төзүдә ярдәм иткән. Моннан тыш, мәктәп укучылары һәм иҗат коллективлары Татарстан Республикасы үткәрә торган төрле конкурсларда даими катнашалар, күп кенә муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре ТР университетларында белем алалар.

“Безнең иҗат коллективлары яңа мәдәният йортының ачылуын түземсезлек белән көтәләр. Без Татарстан Республикасына шундый мөмкинлек биргән өчен рәхмәтебезне җиткерәбез һәм киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өмет итәбез,” – дип билгеләп үтте Людмила Пучкова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*