Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Рузилә Әмирова — «Илһам» бәйгесе җиңүчесе!
Рузилә Әмирова — «Илһам» бәйгесе җиңүчесе!

Рузилә Әмирова — «Илһам» бәйгесе җиңүчесе!

“Илһам” яшь авторлар бәйгесендә быел 300дән артык мәктәп укучысы үзенең иҗат куәсен сынап караган. Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, аеруча Аксубай, Балтач, Актаныш, Минзәлә районнарыннан эшләр күп килгән, гадәттәгечә, Казан һәм Чаллы укучылары активлык күрсәткән. Оештыручылар шулай ук Башкортстан һәм Мари Иле егет һәм кызларын да билгеләп үтә.

“Пирамида”да узган йомгаклау һәм бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов һ.б. рәсми затлар катнашты.

Җиңүчеләр аерым номинацияләр — әдәбиятның һәр төре буенча ачыкланды. Әлбәттә, катнашучылар һәм җиңүчеләр арасында кызлар абсолют күпчелекне тәшкил итте. Гран-при иясе дә — гүзәл зат. Шигырьләре белән жюри әгъзаларын таң калдырып, төп бүләккә Аксубай районының Яңа Ибрай урта мәктәбендә 11 сыйныфта укучы Рузилә Әмирова (рәсемдә) лаек булды.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*