tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рузия Хәлимова – атказанган хезмәткәр
Рузия Хәлимова – атказанган хезмәткәр

Рузия Хәлимова – атказанган хезмәткәр

“Өмет” өлкә татар газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимовага “Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнехановның 2022 елның 1 августында имзалаган указы нигезендә, “Өмет” өлкә татар газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимовага “Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Гомеренең шактый өлешен татар матбугатына багышлаган Рузия Генерих кызының татар халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүе, массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте әнә шулай югары бәяләнде. Татарстан башлыгы әлеге бүләкне Бөтендөнья татар конгрессы 8 нче съездының пленар утырышында тапшырды.

Рузия Хәлимова 1996 елдан “Өмет” газетасы редакциясендә эшли. Бүген ул компьютерда газетаны замана таләпләренә туры китереп версткалаучы да, хаталарны тикшерүче дә, котлаулар һәм белдерүләргә заявкалар кабул итүче дә. Төрле темаларга мәкаләләр язарга һәм “Йөрәк сере” сәхифәсен алып барырга да өлгерә. Тагын әле җирле язучыларыбызның китапларын әзерләргә дә вакыт һәм мөмкинлек таба.

Фидакарь хезмәттәшебезне мактаулы исем алуы уңаеннан кайнар котлыйбыз һәм исәнлек-саулык, яңа иҗат уңышлары телибез.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*