tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кинофестиваленең «Төрки дөнья» программасына 7 чит ил һәм 3 Россия фильмы керде
Казан кинофестиваленең «Төрки дөнья» программасына 7 чит ил һәм 3 Россия фильмы керде

Казан кинофестиваленең «Төрки дөнья» программасына 7 чит ил һәм 3 Россия фильмы керде

«Төрки дөнья» секциясе – XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә конкурстан тыш программаның әһәмиятле бер бүлеге. Гадәттәгечә, программа төрки телле халыкларның кинематография үрнәкләрен берләштерәчәк.

Программада танылган осталар – кинематографын үстереп өлгергән Төркия, Казахстан кебек илләр вәкилләре белән Россиянең Якутия яки Татарстан кебек төрки телле төбәкләреннән килгән яшь кинематографистлар очрашачак. Кино белгече, фестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзасы Светлана Слапке фикеренчә, бу күренеш – әлеге программаның уникальлеге.

«Аларны уртак тамырлар, дин һәм телләрнең охшашлыгы берләштерә. Шуңа күрә аларга тел ягыннан да бер-берсен аңлавы җиңелрәк. Өстәвенә, алар халык традицияләренә һәм уртак төрки милли эпосына таянып, кино теленә эстетика һәм стилистика ягыннан тирәнрәк үтеп керә ала», – дип саный Светлана Слапке.

Ул ассызыклаганча, темалар диапазоны шактый киң була ала – әдәби эпостан алып, бүгенге көннең иң актуаль проблемаларына кадәр. Бу елның үзенчәлеге шунда: бу юлы программада тарихи темага бер генә картина да күрсәтелмәячәк. «Хәтта соңгы елларда тарихи һәм эпик жанрда уңышка ирешкән якут киносын да «Джулуур: мас-рестлинг» дигән спорт турында фильм тәкъдим итәчәк» –- дип билгеләп үтте Слапке.
Моннан тыш, программага Татарстан кинематографистларының төрлелеген һәм кызыксынуларының киңлеген күрсәтүче ике Татарстан фильмы кергән. «Фәрит Бикчәнтәев. Азатлык эзләп» кинотасмасы – төп татар театрының баш режиссеры, халык тамырларына таяна торган интеллектуал турында. «Дөньядагы иң зур татар авылы» фильмы тарихи ватаныннан читтәге этник татарларның үз телләренә, мәдәниятенә, аларның халык традицияләренә мәхәббәтен һәм тугрылыгын күрсәтә.

Казахстаннан зур фестивальләрдә призлар алган «От» («Ут») кинокартинасы казану алырга потенциалы булган уңышлы артхаус фильмы үрнәге булып тора. Кыргызстаннан «Эдемга әйләнеп кайту» – нәтиҗәләр ясаучы өлкән кешенең тормыш мәгънәсе, фикерләре һәм шикләре турында тыныч ритмлы фильм.
Үзбәкстанның «Мирас» кинотасмасы тамашачыларны бу илн

ең милли гореф-гадәтләре һәм милли традицияләре белән таныштыра.

«Төрки дөнья» программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://kazan-mfmk.com/news/news/programma-tyurkskiy-mir2022/
Исегезгә төшерәбез, XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министрлыгы һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән берлектә узачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*