tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кинофестиваленең «Төрки дөнья» программасына ике Татарстан фильмы кергән
Казан кинофестиваленең «Төрки дөнья» программасына ике Татарстан фильмы кергән

Казан кинофестиваленең «Төрки дөнья» программасына ике Татарстан фильмы кергән

Татарстаннан ике фильм Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Төрки дөнья» программасына кергән. Программа фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган.

Андрей Кияницаның «Фәрит Бикчәнтәев. Азатлык эзләп»/»Фарид Бикчантаев. В поисках свободы» һәм Әмир Галиәскаровның «Дөньядагы иң зур татар авылы»/»Самая большая татарская деревня в мире» фильмнары конкурстан тыш «Төрки дөнья» секциясендә күрсәтеләчәк.

Беренчесе – Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевның 60 яшьлегенә туры китереп төшерелгән фильм. Ә «Дөньядагы иң зур татар авылы» фильмы тарихи ватаныннан читтәге этник татарларның үз телләренә, мәдәниятенә, аларның халык традицияләренә мәхәббәтен һәм тугрылыгын күрсәтә.

«Казан кинофестиваленең «Төрки дөнья» программасы төрки телле халыкларның кинематография үрнәкләрен берләштерәчәк. Быел анда җиде чит ил һәм өч Россия фильмы керде», дип хәбәр итә кинофестивальнең матбугат үзәге.

Программада Төркия, Казахстан кебек илләр вәкилләре белән Россиянең Якутия яки Татарстан кебек төрки телле төбәкләреннән килгән яшь кинематографистлар очрашачак. Кино белгече, фестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзасы Светлана Слапке фикеренчә, бу күренеш – әлеге программаның уникальлеге.

«Аларны уртак тамырлар, дин һәм телләрнең охшашлыгы берләштерә. Шуңа күрә аларга тел ягыннан да бер-берсен аңлавы җиңелрәк. Өстәвенә, алар халык традицияләренә һәм уртак төрки милли эпосына таянып, кино теленә эстетика һәм стилистика ягыннан тирәнрәк үтеп керә ала», – дип саный Светлана Слапке.

Оештыручылар бу юлы программада тарихи темага бер генә картина да булмавын әйтә.

  • XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә узачак.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*