tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оешканга ун ел тулды
Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оешканга ун ел тулды

Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оешканга ун ел тулды

Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең 10 еллыгына багышлап корылтай уздырдылар. Нәкъ 10 ел элек Россия Диния нәзарәте составына кергән төбәк мөселман общинасы Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Үзәкләшкән дини оешмасы составына берләшә һәм аны Рәшит хәзрәт Бултачев җитәкли башлый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте корылтае делегатлары имам-мөхтәсиб вазифасына 5 еллык яңа срокка Рәшит хәзрәт Бултачев кандидатурасын барысы да хуплады. Аны имам-мөхтәсиб вазифасына мөфти шәех Равил Гайнетдин раслаячак.

Традицион рәвештә корылтай Изге Коръән уку белән башланды. Соңыннан Россия Диния нәзарәте вәкиле Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен укыды, диелә хәбәрдә.

«Коронавирус пандемиясенең катлаулы шартларында Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, милләтенә һәм диненә карамастан, йөзләгән кешегә матди һәм азык-төлек ярдәме күрсәтеп, үзара ярдәмләшү үзәгенә әйләнде. Шулай итеп җәмгыять тарафыннан үзенә карата ихтирамны арттырды. Монда Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән, җәмгыять җитәкчесе Рәшит хәзрәтнең зур хезмәте бар», — диелә сәламләүдә.

Соңыннан Рәшит Бултачевка Рязань өлкәсе губернаторы Н. В. Любимовның Рәхмәт хаты тапшырылды. «Рязань өлкәсендә мәдәни һәм тарихи мирасны саклау һәм арттыру буенча уңышлы эшчәнлек өчен», — диелгән Рәхмәт хатында.

Корылтайда делегатлар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган юбилей тантаналары кысаларында эшчәнлек планнары турында сөйләделәр. Бу дата Россиядә 2022 елда Россия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән зурлап уздырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*