tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районы “Ак калфак”лылары тарихи ядкарь булган кул эшләнмәләре турында сөйләште
Саба районы “Ак калфак”лылары тарихи ядкарь булган кул эшләнмәләре турында сөйләште

Саба районы “Ак калфак”лылары тарихи ядкарь булган кул эшләнмәләре турында сөйләште

9 март көнне Саба районы Оет авылында “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының беренче утырышы булды. Чара барышында “Ак калфак оешмасы  алдында торган бурычлар, оешманың район күләмендәге эшләре турында  Билалова Ләйсән Ракыйповна чыгыш ясады.

Китапханә мөдире Әлфинә Сафуановна ” Һөнәрленең кулы алтын”, “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” күргәзмәләренә күзәтү ясап, тарихи ядкарьләр булган чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, авылда тукылган кызыл башлы сөлгеләр турында мәгълүмат бирде, авыл тегүчеләре белән таныштырып, алар белән әңгәмә үткәрелде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*