tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабан туемы, Барабан туемы?
Сабан туемы, Барабан туемы?

Сабан туемы, Барабан туемы?

Җир шарында нинди генә зилзиләләр булмасын, Сабан туе — бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлыгыбыз. Ул чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, рухи торышы, милли талантларны ачу, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу өчен бик яхшы урын.
Соңгы елларда Сабан туе дәүләт бәйрәме статусын алды: чара үткәрелү вакыты, урыны турында карарлар, указлар чыгарыла, югары рангтагы җитәкчеләр арасыннан оештыру комитетлары билгеләнә, финанслау чыганаклары күрсәтелә. Шулай итеп, борынгы бәйрәмебез заман традицияләре белән тулыландырыла бара. Ләкин ни генә булса да, татар Сабан туе мәйданында бәйрәмне алып баручылар да, артистлар да татар телендә сөйләшергә, җырларга тиеш. Ә инде башка милләт кешеләре өчен дә аңлаешлы булсын дисәң, кайбер чыгышларның тәрҗемәсе бирелсә, бигрәк тә яхшы булыр. Әмма ләкин…

2006 елдан бирле мин Сызран Сабан туйларында катнашам. Элек анда шундый матур бәйрәмнәр үтә иде! Көртлек уены кебек кечкенә генә бәйрәм булса да, Сабан туеның барлык кануннарына туры китерелеп уздырылып килде. Баһадир ирләр көч сынаша, балалар капчык киеп йөгерешә, хатын-кызлар көянтә-чиләк белән су ташый. Аркан тартышу, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек милли уеннарда бала-чага, апа-әбиләр чыр-чу килеп күңел ача иде. Ә быелгы Сызран Сабан туенда татар теле ишетелмәде, милли уеннар да булмады, бары тик көрәшне генә күреп калдым. Сызранда хәлләр мөшкел икән, дигән уйлар белән кайттым мин аннан.

Ринад Шәрәфетдиновның күзеннән яшь кенә таммый. Йөрәге сыкраса да, ир кеше сер бирми, елмайган булып: «Быел без Сызран шәһәр администрациясенең сәнгать бүлеге оештырган «Сабантуй» дип аталган җыенда кунак кына», — дип әйтеп куйды. Әйтерсең лә башка галактика кешеләре! Халкыбыз елына бер мәртәбә татар телен, моңлы җырын ишетү, туганнары, дуслары белән бергәләп ял итү өчен көтеп алган Сабан туена килә һәм ни күзе белән күрсен: яраткан бәйрәмен үлем җәзасын башкару өчен ясалган күперчек сыман басмада барабаннар кагып башлап җибәрәләр. Җан өшеткеч хәл!

Ватып-җимереп тә татар телен белмәгән алып баручы, татарча нидер мыгырдап алды да шуннан инде «Сабантуй» урысча китте. Рәхмәт әле, Бөтендөнья татар конгрессы җибәргән Татарстан Республикасының Чүпрәле районы башлыгы һәм Сызранның татар милли-мәдәни автономиясе рәисе халыкны бәйрәм белән котлаганда татарча сөйләделәр. Чүпрәле артистлары милли киемнәрдән чыгыш ясадылар, татар җырлары җырладылар.

Бу ни булды соң әле? Сызран администрациясенең сәнгать бүлеге татар автономиясенә матди ярдәм күрсәтмәс өчен эшләнгән эшме әллә? Алай булса, Сызран башлыгын өлкәбезнең төрле шәһәрләрендә үткәрелә торган Сабан туйларына чакырып, бәйрәмебез ничек узганын күрсәтсәләр, татар халкына карата фикере үзгәрмәс микән?

Ә әлегә Ринад Ирфановичка милли эшләрендә Ходай көч-куәт бирсен иде, дип теләргә генә кала.

Җәелде ул бөтен дөньяга,
Кабул итте барча халык та.
Тәрҗемәсе юк бу сүзнең,
Һәр тел өчен бары –
Сабантуй.

Алия РӘИСОВА.
Тольятти шәһәре.
«Бердәмлек».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*