tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуйга бүләк җыябыз!
Сабантуйга бүләк җыябыз!

Сабантуйга бүләк җыябыз!

Ижау шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез милли бәйрәмебезгә әзерләнә. 10 июньдә Калининградская, Севастопольская һәм аларга якын урамнарда 15.00 сәгатьтән соң Сабантуйга бүләк җыячаклар. 17.30 сәгатьтә “Спартак” халык иҗаты йорты янындагы скверда Ижау шәһәре үзешчән ансамбльләре, артистлары концерты башлана. Сабантуйга бүләк бирергә теләгән милләттәшләребез, матур концертны тамаша кылып, бүләкләрен шунда тапшыра алалар. Шулай ук бүләкләрне “Яңарыш” газетасы редакциясенә китерергә мөмкин, дип хәбәр итәләр “Яңарыш” газетасы редакциясе һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*