tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабаның Олы Кибәче авылында балалар һәм үсмерләр азан әйтү осталыгында көч сынашты
Сабаның Олы Кибәче авылында балалар һәм үсмерләр азан әйтү осталыгында көч сынашты

Сабаның Олы Кибәче авылында балалар һәм үсмерләр азан әйтү осталыгында көч сынашты

Саба районы Олы Кибәче авылында ир балалар арасында азанчылар бәйгесе үткән.

«Төбәк, Олы һәм Кече Кибәче, Олыяз авылларыннан, Теләче районы Шәтке авылыннан барлыгы 22 бала катнашты. Алар азан әйтергә, Коръәннән бер сурә укырга тиеш иде», – диде Люция Шәрәфиева.

Ул мондый бәйгенең икенче мәртәбә уздырылуын әйтте. Үткән елда 13 бала катнашкан булса, быел чара 22 баланы бер мәйданга җыйган.

«6-10 яшьлекләр арасында беренче урынга 6 яшьлек Сөләйман Яһүдин чыкты. 11-18 яшькәчә балалар арасында Раил Фәсхетдинов җиңүче булды. Райназ Хөснетдинов, Тимур Маланин, Сәид Мөхәммәтшин, Илһам Шәрәфиев тә мактаулы урыннар яулады. Иң моңлы, матур мәкам белән азан әйтүче билгеләнде. Әмир Мөхәммәтҗанов «Ак барс» банкы идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәевның махсус бүләгенә лаек булды. Аны әнисе – шушы авыл балаларына белем биргән Райдә Гәрәева тапшырды. «Иң милли кием» номинациясендә Сәид Мөхәммәтшин җиңде. Аңа “Шаян ТВ» каналының «Күчтәнәч» тапшыруын алып баручы Әлфинур Хисами үз бүләген әзерләгән иде», – дип сөйләде Люция Шәрәфиева.

Бәйгедә катнашкан һәр балага Олы һәм Кече Кибәче, Төбәк имамнары, бәйгене матди яктан оештырырга булышкан актив кешеләр әзерләгән бүләкләр тапшырылган.

«Бәйге шушы авылда 25 елга якын имам ярдәмчесе булып торган Рафаэль Шәрәфиев истәлегенә багышлап, мулла-азанчыларны искә алу, хөрмәтләү йөзеннән Олы Кибәче мәчете, Олы Кибәче гомуми белем бирү мәктәбе тырышлыгы, авылда «Фәнил» мәчетен төзеткән Зөфәр Гәрәев һәм шушы авылда мулла булып торган кешеләрнең оныклары матди булышлыгы белән үткәрелде», – дип искәртте әңгәмәдәш.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*