tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Факил Сафинның 70 яшьлек юбилей кичәсе узды
Факил Сафинның 70 яшьлек юбилей кичәсе узды

Факил Сафинның 70 яшьлек юбилей кичәсе узды

Бүген, 26 февраль, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбассары – Язучыларның Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинның “Минем җанда Галәм яши!” исеме астында 70 яшьлек юбилей кичәсе узды.

Юбилярны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров котлады. Данис Шакиров Факил Сафинга Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален һәм ичтәлекле бүләк тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*