tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән районы мөхтәсибе якташларына китаплар бүләк итте
Чирмешән районы мөхтәсибе якташларына китаплар бүләк итте

Чирмешән районы мөхтәсибе якташларына китаплар бүләк итте

Район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов Иске Кади китапханәсенә китаплар бүләк итте.

Тулаем 4 мең сумлык мондый 33 китапка бик сөенделәр.

-Бездә халык китап укырга бик ярата, – ди китапханәче Рушания Гыйрфанова. –Классик әдәбият, хәзерге язучылар әсәрләре белән дә кызыксыналар. Безгә көтелмәгән бүләк ясаган якташыбызга бик зур рәхмәт.

“Китап бүләк ит!” акциясе игълан ителгәч, Иске Кади китапханәсенә моңа кадәр 100 данәдән күбрәк китап китергәннәр. Бүген бүләк ителгәннәре укырга бик уңайлы, үзенчәлекле, алар кесә форматында, төрле авторларныкы.

Китапханәдә Гаилә елына, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап почмаклар булдырганнар. Бер урында якташ язучылар, шагыйрьләр әсәрләре урын алган. Дания Закирова, Галия Сафиуллина, Рушания Әхмәдуллина, Фәнис Нуретдинов һәм башкалар иҗаты белән кызыксынучылар күп биредә.

Тиздән киштәләрдә тагын бер басма булачак – Иске Кади тарихы турында яңа, инде икенче китап басылу стадиясендә.

Чыганак: nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*