tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сафаҗәй эшмәкәре: Татар ашлары бизнесы белән ил күләменә чыгасыбыз килә
Сафаҗәй эшмәкәре: Татар ашлары бизнесы белән ил күләменә чыгасыбыз килә

Сафаҗәй эшмәкәре: Татар ашлары бизнесы белән ил күләменә чыгасыбыз килә

Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй районы эшмәкәре Айрат Абдуллов пилмән, мантый, өчпочмак, пәрәмәч ясау белән шөгыльләнүен һәм әлеге бизнесы белән ил күләменә чыгарга теләвен әйтте.

«Авылны бик тә яратам. Безнең төбәк казылык белән данлыклы. Шуңа күрә дә мин казлар тотып, мал үрчетә башладым. Бүгенге көндә пилмән, мантый, өчпочмак, пәрәмәч ясыйбыз. Барысын да кулдан эшлибез. Моның өчен зур аппарат алдык. Бизнесны ил күләменә чыгарырга тырышачакбыз», – диде ул XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.

Эшмәкәр тавык итен Татарстаннан алып куллануын әйтте. «Татарстанга үз авылыбызга кайткан кебек булабыз. Эре мөгезле терлек, сарык итләрен үзебез чала башладык. Үзебез белгән ышанычлы фермерлардан итләр сатып алабыз. Киләчәккә зур максатлар куябыз. Зур базарга чыгарга насыйп булсын иде», – дигән теләген белдерде ул.

Айрат Абдуллов татарлар арасында күп балалы гаиләләр булуын әйтте, гаиләдә татар телендә сөйләшү турында фикерен уртаклашты. «Без гаиләдә татар телендә сөйләшәбез, ләкин рус телен кушып сөйлибез. Балаларыбыз урамга җыелып, футбол уйныйлар да, русча сөйли башлый. Бу телевизор, мультфильмнарның йогынтысы дип уйлыйм», – диде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*