tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара татарлары “Сагыз кайнату” йоласын күрсәтәчәк
Самара татарлары “Сагыз кайнату” йоласын күрсәтәчәк

Самара татарлары “Сагыз кайнату” йоласын күрсәтәчәк

28 июньдә Иске Ярмәк авылының «Ак каен» фольклор ансамбле Ульян өлкәсендә узачак “Түгәрәк уен”  төбәкара фольклор фестиваленә барачак һәм халкыбызның милли “Сагыз кайнату” йоласын күрсәтәчәк.

“Моның өчен безнең тарафтан бик күп эшләр башкарыла. Олы әбиләребез-апаларыбыз янына барып, сагыз кайнату ысулларын өйрәндек инде. Шулай ук бер матур көнне сайлап, барыбыз да бергәләп урманга юл тоттык, анда җырлап-биеп, самоварлар куеп, чәйләр эчтек һәм күмәкләшеп каен тузы җыйдык.Сагыз кайнату йоласының беренче этапы үтте дисәк тә була,” – дип хәбәр итә Самараның Камышлы районы Иске Ярмәк авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре.

samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*