Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ураза гаете Мөфти катнашында Галиев мәчетендә узачак
Ураза гаете Мөфти катнашында Галиев мәчетендә узачак

Ураза гаете Мөфти катнашында Галиев мәчетендә узачак

Быел Татарстан мөселманнары Ураза гаетен 15 июньдә билгеләп үтәчәк. Җомга көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республика мәчетләрендә кояш чыгып таң атуга Коръән уку белән башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узуга укылачак, ә республика шәһәрләрендә гает-намазы иртәнге сәг. 7дә кылыначак. Мәчетләрдә имам вәгазьләре кояш чыгу белән башланып китәчәк.

Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. 6сәг.40мин. мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң сәгать 7.00дә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба хөтбә укылачак.

Ураза бәйрәменең турыдан-туры телевизион трансляциясе ТНВ телекомпаниясе тарафыннан «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телевизион каналларында күрсәтеләчәк. Мөбәрәк мөселман бәйрәмен шул ук көнне 14.00сәг. «ТНВ-Планета» һәм 16.00сәг. «ТНВ-Татарстан» телеканалы кабатлап эфирга чыгарачак. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Фото: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*