tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара яшьләрен күңелле чаралар көтә
Самара яшьләрен күңелле чаралар көтә

Самара яшьләрен күңелле чаралар көтә

Апрель уртасында 140лап кеше катнашкан яшьләр ифтары узды. Бу ча­ра беренче булса да, бик күңелле үтте. Программада тәҗрибәле татар активистлары, төрле өлкәгә караган белгечләр чы­гыш ясады. Ифтардан Самара яшьләре бик канәгать калдылар, оештыручылар берләшеп, алга таба да яшьләр өчен хәләл форматта үтә торган чаралар булдыру турында фикер алыштылар һәм “Без бергә” проектын булдырырга карар кылдылар. Чара тәмамлангач, бүгенге ифтарны оештыруда актив катнашкан Рамазан Ходов һәм Рифат Бәхтиев белән сөйләшеп алырга булдым.

– “Без бергә” проекты идеясе каян килде? Аның максаты нәрсәдә?
– Белгәнебезчә, Самарада татарлар күп, шул исәптән яшьләр дә. Тик аларны якынайтучы, берләштерүче чаралар юк. Бигрәк тә татар телен өйрәнү һәм үстерү ихтыяҗы аксый. Шуңа күрә ифтардан соң актив татар яшьләрен берләштерү, уртак проектлар башлап җибәрү идеясе барлыкка килде. Татар яшьләре арасындагы дуслык, туганлык җепләрен ныгыту, аралашу, безнең кызларның, егетләрнең рухи үсешенә йо­гынты ясау һәм милли тра­дицияләрне саклап ка­лу – төп максатыбыз булырга тиеш. Иң беренче эш итеп Телеграм каналда үзебезнең төркемне булдырдык. Бүгенге көндә анда 1000гә якын кеше тер­кәлгән.

– Күптән түгел киноте­атрда “Әпипә” киносы күр­сәтелде. Бу сезнең про­ект­ның икенче зур чарасы иде. Ул сез күзаллаганча уздымы? Халык теләп килдеме? Тагын нинди юнә­леш­ләрдә эш­ләргә ниятлисез?
– Әйе, ничек булыр, билетлар таратылырмы, дигән кебек сораулар булды, тик бик тиз арада билетлар сатылып бетте. Фильм тәмамлангач, яшьләр белән җылы атмосферада чәйләр эчтек, матур әңгәмә кордык. Бу әле проектыбызның башы гына. Киләчәктә эшчәнлегебез ру­хи һәм әхлакый, мәдәният, ял һәм сәламәтләндерү юнә­лешләрендә алып барылыр, дип ышанып калабыз.

– Самара яшьләрен алда нинди чаралар көтә?
– Без ай саен нинди дә булса очрашу үткәрергә ниятлибез. Якын арада, ягъни 28 майда, яшьләрне кич утырырга чакырабыз. Анда махсус артистлар, Казан шә­һәреннән танылган алып баручы чакырылачак. Кыскасы, сыйлы, җырлы-бию­ле, кү­ңелле чара булачак.

– “Без бергә” проектында актив яшьләр күпме? Командага эләгергә теләгән кеше сезгә мөрәҗәгать итә аламы?
– Әлбәттә! Безгә заманча яңа идеяләре булган, кызык­лы фикерләрен әйтә белүче актив яшьләр бик кирәк! Хә­зерге вакытта куйган максатларны чынга ашыру өстендә берничә кеше эшли, үзара яр­дәмләшеп, оч­рашып, ки­лә­чәккә планнар тө­зибез.

Әлеге проект – Самара татар яшьләрен берләштерүче беренче адым. Чыннан да, мондый төр “движуха” җитми иде шәһәребездә. “Без бергә” активистларына уңышлар те­ләп, алардан кызыклы чаралар көтеп калабыз.

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*