tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урмышлы мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтәчәк
Урмышлы мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтәчәк

Урмышлы мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтәчәк

Лениногорск районы, Урмышлы мәктәбе 27 май көнне 100 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Оештыручылар әйтүенчә, мәктәпнең юбилеена зур бәйрәм программасы әзерләнә.

Укытучы һәм остазлар елы уңаеннан, Урмышлы мәктәбенең ветеран укытучыларын хөрмәтләячәкләр.

Укучылар чыгышы көтелә. Мәктәпкә, мәктәп музеена экскурсия дә була.Аннары ачык һавада якташ җырчы Рамил Галимҗанов һәм авылның үзешчән артистлары катнашында концерт булачак. Урмышлыда элек  гармунчылар да  булган, алар да бәйрәмгә чакырулы.

Оештыручылар самавырдан мәтрүшкәле чәй дә әзерлиләр.

Чыганак: zamansulyshy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*