tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә багышланган күргәзмә ачыла
Самарада Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә багышланган күргәзмә ачыла

Самарада Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә багышланган күргәзмә ачыла

12 ноябрьдә Самара өлкәсенең Камышлы район мәдәният йортында Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы була.

Бәйрәм чарасында изге китаплар күргәзмәсе, яулык бәйләү буенча остаханә булачак. Шулай ук «Рухи моң» балалар район конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы планлаштырылган. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Җырчы, нәшид һәм мөнәҗәт башкаручы, мөселман җыры фестивале Гран-при иясе, «Татар Азаны-2022» конкурсы җиңүчесе, «Манзара» премиясе иясе, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Динар Шәймәрданов катнашында концерт программасы тәкъдим ителәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*