tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада истәлекле көннәргә һәм вакыйгаларга багышланган татар календаре чыга
Самарада истәлекле көннәргә һәм вакыйгаларга багышланган татар календаре чыга

Самарада истәлекле көннәргә һәм вакыйгаларга багышланган татар календаре чыга

Самарада 2023 елгы истәлекле даталарга һәм вакыйгаларга багышланган традицион татар календаре дөнья күрәчәк. Календарь «Самара татарлары» журналына еллык кушымта булып тора. Аны 28 сентябрьдә чыгару планлаштырылган. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Искәртик, өстәл календаре 2015 елдан бирле нәшер ителә. Аны танылган туган якны өйрәнүчеләр һәм журналистлар эшли. Алар арасында Шамил Галимов, Рәшит Шакиров, Данияр Сәйфиев бар.

Календарьга татар халкының танылган вәкилләренең юбилей көне, дөньяви һәм дини бәйрәмнәр үткәрү даталары, Самара өлкәсе территориясендә эшли торган дини һәм мәгариф учреждениеләре белешмәсе, милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар, милли массакүләм мәгълүмат чаралары, сайтлар исемлеге һәм башкалар керә, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*