tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәле авылының «Заһир» мәчетендә шамаилләр коллекциясе булдырылды
Шәле авылының «Заһир» мәчетендә шамаилләр коллекциясе булдырылды

Шәле авылының «Заһир» мәчетендә шамаилләр коллекциясе булдырылды

Шәле авылының «Заһир» мәчетендә 18 шамаилдән торган күргәзмә барлыкка килде.

Бу шамаилләр мәчеттә сакланган, аларны җирле халык алып килде. Ике ел дәвамында җыелдылар. Аларның кайберләрендә пыяла, икенчеләрендә рамнар ватылган. Реставрация күп вакыт таләп итте”, – дип белдерде Тимур хәзрәт.

Шушы көннәрдә остаханәдә рамкалар ясаганнар һәм бу кыйммәтле экспонатларны урнаштыру өчен мәчеттә буш дивар әзерләгәннәр.

Алар бик кадерле, чөнки бу традиция гарәп илләрендә юк. Бу безнең халыкка гына хас. Шәле авылында Габделхак хәзрәт яшәгән. Хәзер ул мәрхүм. Кол Шәрифтә аның берничә эше – шамаилларе урын алган иде. Бу факт мине дә мондый күргәзмә оештыру эшен башларга этәрде”, – дип сөйләде Тимур хәзрәт.

Әлеге уникаль һәм гадәти булмаган шамаиллар белән теләгән һәркем таныша, коллекцияне тулыландыра ала.

pestrecy-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*