Самара өлкәсенең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы Самараның “Белоснежка” милли татар ашханәсендә каймак бәлеше (сметанник) пешерү буенча мастер-класс уздырды.
Оешманың аш-су бүлекчәсе җитәкчесе Галия Әбрәхимова тәкъдиме белән оештырылган бу чарага унбишләп хатын-кыз чакырылган иде. Мастер-класска яшь буын вәкилләре, Самарның “Яктылык” мәктәбе укучылары килгәнен күреп өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе Разыя Әюпова аеруча куанды. “Сез — булачак хуҗабикәләр, милләтебезнең тоткасы. Милли чараларда һәрвакыт шулай актив катнашыгыз”, — диде ул аларга. Чарада катнашучыларны өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы директоры Ильвира Власова да сәламләп, чараның максаты белән таныштырып үтте.
Ниһаять, мастер-класс башланды. Хатын-кызларны каймак бәлеше пешерү серләренә “Белоснежка” кафесының аш-су остасы Светлана өйрәтте.
Бәлеш пешкән арада хатын-кызлар ныклы гаилә кору, балаларга милли һәм дини тәрбия бирү темасына фикер алыштылар, халкыбызның чәй табыны әзерләү, кунак кыстау кебек матур гореф-гадәтләрен дә искә төшерделәр.
Алия АРСЛАНОВА