tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самараның Алабин музеенда татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачыла
Самараның Алабин музеенда татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачыла

Самараның Алабин музеенда татар мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачыла

30 июльдә П.В.Алабин исемендәге Самара өлкә тарихи-туган якны өйрәнү музеенда «Татарларда кунакта» дигән күргәзмә ачыла.

«Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, анда Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында саклана торган экспонатлар тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә бирегә килүчеләрне татар халкының көндәлек тормышы, бәйрәмнәре, күп гасырлардан килгән йолалары һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра.

Экспозициядә XIX йөз ахыры — XX йөз башына караган этнографик материалны (хатын-кыз костюмнары, көнкүреш әйберләре, кием-салым элементлары, эш кораллары, савыт-саба, җиһаз, музыка кораллары һ.б.) бар. Шулай ук зәркән бизәнү әйберләре (якага чигелгән асма бизәк, алка, беләзек һ.б.) тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*