tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2021» саммитында катнашты
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2021» саммитында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2021» саммитында катнашты

28-30 июль көннәрендә Казанда XII «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2021» халыкара икътисади саммит уза. Ул Россия Федерациясе һәм ислам дөньясы илләре хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгы булып тора.

28 июль көнне «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында саммитның һәм Russia Halal Expo хәләл продукция күргәзмәсенең ачылышы узды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников катнаштылар. 29нчы июль көнне саммитның пленар утырышы үткәрелде.

Саммит эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнаштылар. Шулай ук “KazanSummit”ка Россия төбәкләрендә эшләп килүче татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм дин әһелләре килде.

Быел саммит катнаш (онлайн һәм офлайн) формада «Kazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәрелә. Эшлекле программаның төп темасы – аңлы рәвештә куллану, шулай ук төп темалардан ислам финанслары һәм партнерлык банкингы, хәләл индустриясе, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшкуарлык һәм инвестицияләр темаларын атарга мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*