tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Самарбикә” “Ак калфак” белән очрашты
“Самарбикә” “Ак калфак” белән очрашты

“Самарбикә” “Ак калфак” белән очрашты

16 июльдә Самараның “Халыклар дуслыгы” этнопаркында Самара өлкәсе татар хатын-кызлары Ульяновск оешмалары активистларын кабул иттеләр.

Хуҗалар буларак, самар¬бикәлеләр, аккалфаклыларны кунак итеп, беренче сүзне Ульян өлкәсе, Мәләкәс районы милли оешмасы җитәкчесе Гөлнәфис Сәхабетдиновага бирделәр. Ул Мәләкәстә ачылган авыл музее турында сөйләде. Күтәренке күңел белән үткән очрашуда хатын-кызлар туган якны өйрәнү, милли гореф-гадәтләрне саклау буенча тәҗрибә уртаклаштылар, күмәкләшеп халык җырлары башкардылар, милли уеннар уйнадылар, “Челтәр элдем читәнгә” җыры астына халык биюе биеделәр. Татар йортына экскурсия ясаган Асия ханым Әхмәтова кунакларның сорауларына тулы җаваплар бирде. Алар арасында Германиядән килгән укытучы ханым да бар иде. Ул, төрле милләт халыкларының милли гореф-гадәтләрен чагыштырып, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне яхшы белүебезгә сокланды.

Көнозын яуган яңгырга да карамастан, без Халыклар дуслыгы паркындагы немецларның, кыргызларның, башкортларның, еврейларның һәм белорусларның йортларын күрсәтергә өлгердек. Кунакларыбыз киләсе елда да тагын да күбрәк дусларын алып килергә сүз бирделәр.

Очрашуда СамГМУ студентлары мин – Гөлназ Сәхабетдинова һәм Алсу Әбдерәхимова да бар иде.
– Кунаклар кызыклы һәм мәгълүмати чара оештырганыбыз өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Очрашуыбыз, чыннан да, мәгълүматка бай булды. Бигрәк тә Гөлнәфис ханыма рәхмәтләремне әйтәсем килә. Ару-талуны белмәс ханым барыбызга да үрнәк булып тора.

Экскурсоводчыбыз Асия Әхмәтовага да, башкорт йортын күрсәтергә мөмкинлек тапкан Камилә Сизяковага да рәхмәт. Бу безнең хезмәттәшлегебезнең башы гына. Киләчәктә андый очрашулар ешрак булыр, дип ышанабыз, – дип сөйләде бу кызыклы очрашу турында “Самарбикә” оешмасы җитәкчесе Зөлфия Таштабанова.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*