tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта «Китап» радиосы «Питер-Казан арасы» проектын тәкъдим итә
Санкт-Петербургта «Китап» радиосы «Питер-Казан арасы» проектын тәкъдим итә

Санкт-Петербургта «Китап» радиосы «Питер-Казан арасы» проектын тәкъдим итә

26  февраль кичендә Санкт-Петербургның Мәскәү районы “Пулковец” яшьләр йортында “Китап” радиосы үзенең “Питер-Казан арасы” дип исемләнгән чираттагы проектын тәкъдим итә.

Әлеге кичәдә “Китап” радиосы тавышы, шоумен, җырчы Әбри Хәбриев һәм безнең радиодулкыннар аша сезнең күңелләрне иркәләп торган якын дустыбыз, җырчы Зәринә Хәсәншина катнаша, дип хәбәр итә оештыручылар.

Кичәне  “Китап” радиосының тапшырулар мөхәррире, шагыйрә Гөлинә Шәйхи алып барачак.

Милли радио “Китап” кушымталары IOS һәм Android мобиль платформаларында эшли. Бүгенге көндә әлеге кушымталар аша радионы дөньяның төрле почмакларында яшәүче 20 меңнән артык милләттәшебез тыңлый ала.

Аны taplink.cc/kitap_fm сылтамасы аша IOS һәм Android ОСнда эшләүче мобиль җайланмаларда һәм Казанда FM 98,6 МГц ешлыгында тыңлап була. Телеграмда https://t.me/kitap_fm аккаунтында, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sankt-peterburgta-kitap-radiosy-piter-kazan-arasy-proektyn-takdim-ita-5866997

Источник: tatspb.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*