tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Безнең өчен беркем дә килеп эшләмәячәк»
«Безнең өчен беркем дә килеп эшләмәячәк»

«Безнең өчен беркем дә килеп эшләмәячәк»

Удмуртиянең Алнаш районында бары тик ике генә татар авылы: Татар Тоймабашы һәм Бакыр Заводы. Бу авыллар турында «Яңарыш» газетасы ел саен материаллар бастырып чыгара. Бакыр Заводы турында сүз барса, авторлар күбесенчә авыл тарихы, кешеләре, клубның эшләве турында язалар. Язмалар, һичшиксез, матур һәм кызык­лы булалар. Тик чынбарлык уңай яклардан гына тормый.

Авыл район үзәгеннән 19 чакрым ераклыкта урнашкан. Әгәр сез внедорожникта яки тракторда юл тотмасагыз, ма­шинагызның төбе төшеп калырга мөмкин. Асфальт юлдан йөргәнче, кыр юлыннан бару уңайлырак. Кешеләр шулай эшли дә: кыр юлыннан йөриләр. Көз көне, сайлаулар алдыннан район башлыгы бу хәлне төзәтергә вәгъдә бирде. Тик, бил­геле, вәгъдә ителгәнне өч ел көтәләр…

Авыл башына килеп җитү бе­лән, сезне, заманында гөрләп тор­ган колхоз кайтавазы булып, җи­мерек корылмалар каршы ала. Соры хәрабәләр килгән кешеләрне куркытып, авыл йөзен бозып торалар. Җитәкчеләр дә аларга игътибар итми. «Кешеләр утынга ташып бетерер әле», – дип уйлыйлар, күрәсең. Ә балаларны хәрабәләр җәлеп итә, алар анда төрле уеннар уйныйлар. Тик алар дөньяларын онытып уйнаганда, шул хәрабәләр алар өстенә җимерелсәләр, нәрсә булыр? Җимерек йортлар, кызганычка каршы, авыл эчендә дә бар. Авылның ямен җибәреп торсалар да, алар турында, гомумән, уйлаган кеше юк.

Авылда ике чишмә бар. Икесе дә начар хәлдә. Дөрес, Бакыр Заводында күпләрнең өенә су үткәрелгән. Ләкин бу чишмә турында онытырга сәбәп түгел. Луговая урамындагы чишмәнең махсус җиһазландырылган «йорт»ы да тора. Элек монда су алырга, тагарагында кер юарга кеше җыела иде. Бүген чишмәнең ташланган булуы җанны әрнетә. «Йорты» кыйшаеп тора, идәннәре җимерек. Чишмәләрне төзекләндерү һәм аларны саклау – безнең уртак эшебез. Башка авыллардагы кебек чишмәләребезне тәртипкә китерсәк, алар үзебезне куандырып торырлар иде. Авылда эшләрлек кешеләр дә бар, югыйсә, бары тик оештыручы кеше һәм теләк кенә җитми.

Авылда җитмешкә якын кеше яши. Күбесе – өлкән яшьтәгеләр. Урта яшьтәге кешеләр дә бар. Алар өчен эш кенә юк. Яшьләр дә шуңа күрә авылда калмыйлар. Авылда эшләп, айга 4-5 мең сум акча алып, гаиләне тәэмин итеп булмый. Кешеләр якын-тирәдәге шәһәрләргә (Алабугага, Яр Чаллыга заводка) китеп-кайтып эшләргә мәҗбүр. Мәктәп һәм балалар бакчасы күрше авылда, анда 8 бала йөри. Аларны автобус алып бара һәм алып кайта. Туучылар саны юк. Татар балалары туган телне белмиләр. Аларның сөйләшүләрен тыңласаң, сирәк-мирәк 2-3 татар сүзе ишетергә мөмкин, калганы – урысча. Шунысы кызык: татар балалары удмурт телен яхшырак беләләр. Әти-әниләргә мәктәптә сайлау мөмкинлеге бирелгәч, «Татар теле авыр бирелер», – дип, алар урыс телен сайладылар. Татарча язарга, укырга, сөйләшергә өйрәтүче булмагач, балаларның телебезне белмәвендә кем гаепле? Мәктәп китапханәсендә татар китапларыннан әлифба һәм 2-3 нче сыйныф дәреслеге генә бар. Булганы да файдалы булыр иде, кызыксыну уятучы кеше булса.

Бүгенге көндә авылда кибет кенә эшли. Клуб кыйшаеп, түбәсе җимереләм, дип тора. Яңгырлы көннәрдә су үтә, аппаратура искергән. Моңа кадәр авыл халкын гына түгел, районда яшәүче татарларны берләштереп торган Лилия һәм Александр Александровлар клубта быелдан эшләмиләр. Алар урынына кеше табылырмы?
Бу хәлләр уйланырга мәҗбүр итәләр. Якын-тирәдәге авыллар яшиләр, яңаралар. Безнең авыл бетеп килә. Җылы, якты өйләребездә телевизор каршында утырып, без, әйтерсең, тирә-юньдәге мәсьәләләрне күрмибез яки күрергә теләмибез. Күрсәк тә, белсәк тә, «Үзе хәл ителер», – дип уйлыйбыз. Юк! Безнең өчен беркем дә килеп эшләмәячәк. Бергә авылыбызны төзәкләндерергә тотынсак, барысы да килеп чыгар.

Раилә Рәфыйкова,
Ижау шәһәре.

Чыганак: yanarysh.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*