tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чит ил татарлары Муса Җәлилне һәм Илһам Шакировны искә алды
Чит ил татарлары Муса Җәлилне һәм Илһам Шакировны искә алды

Чит ил татарлары Муса Җәлилне һәм Илһам Шакировны искә алды

Бу көннәрдә милләттәшләребез яшәүче күп кенә илләрдә татар халкының бөек шәхесләрен – шагыйрь Муса Җәлил һәм күренекле җырчы Илһам Шакировны искә алу чаралары оештырыла.
Әйтик, Казакъстанның Семей шәһәрендәге татар сәнгать мәктәбе “ХАК” Иртыш буе татарлары һәм башкортлары ассоциациясе белән берлектә бик эчтәлекле кичә уздырды. Чарада катнашучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Кичәнең икенче яртысы татар халкының бөек җырчысы Илһам Шакировка багышланды. Шымкент шәһәрендәге милләттәшләребез дә Бөтендөнья татар конгрессы игълан иткән “Татар уллары” марафонына кушылып Муса Җәлил шигырьләрен уку буенча флешмоб үткәрделәр.
Үзбәкстанның Бохара өлкәсенең татар-башкорт милли-мәдәни үзәге искә алу чарасын түгәрәк өстәл рәвешендә, тантаналы шартларда уздырды. Бакуда яшәүче милләттәшләребез исә Татарстанның Азәрбайҗандагы даими вәкиллегендә Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган әдәби чара үткәрде.
Казакъстанның Кокшетау шәһәрендәге милләттәшләребез шәһәрдәге каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янына җыелып искә алды һәм чәчәкләр салды.
Эстониянең җирле радиосында ай саен чыгып килә торган «Дуслык» тапшыруының февраль чыгарылышы да әлеге бөек шәхесләргә багышланды. Тапшыруның алып баручысы Фәүзия Яхина-Һадиуллина татар халкы тарихында онытылмаслык эз калдырган бу күренекле шәхес турында эчтәлекле тапшыру әзерләгән.

Астана татарлары исә шәһәрнең Дуслык йортында Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырып, чарада катнашучыларда татар халкының мәшһүр уллары белән горурлану хисләрен уятты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*