tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Коръән укучылар һәм нәшид башкаручылар кичәсе узды
Санкт-Петербургта Коръән укучылар һәм нәшид башкаручылар кичәсе узды

Санкт-Петербургта Коръән укучылар һәм нәшид башкаручылар кичәсе узды

Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Сенная» гыйбадәт йортында Изге Коръән укучылар һәм нәшид башкаручылар кичәсе узды. Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы шул турыда хәбәр итә.

Мәҗлескә мәхәлләдәге берничә йөз кеше, яшь һәм өлкән мөселманнар җыелды. Чара барышында күпсанлы дини җырлар, нәшидләр һәм салаватлар башкарылды. Коръән-хафизлар мәхәллә кешеләренә Коръән аятләре укыды.

Катнашучылар алдында мөфти Равил хәзрәт Панчеев чыгыш ясады. Ул Аллаһы Тәгаләнең Илчесе Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы турында сөйләде. Шулай ук ул халыкларны берләштерә торган мондый дини мәҗлесләр үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Мөфти шулай ук «Сенная» гыйбадәт йорты координаторы Махмадёр Холович Нуровка һәм Кызыл авылында гыйбадәт йорты имам-хатыйбы Шерали Джураевка шәһәр һәм төбәк мөселманнары тормышында актив катнашкан һәм ислам тараткан өчен рәхмәт белдерде.

Мәҗлес җылы дустанә шартларда узды, оештыручылар катнашучыларны тәмле пылау һәм тәм-томнар белән сыйлады, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*