tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта татар рәссамнарының күргәзмәсе ачыла
Санкт-Петербургта татар рәссамнарының күргәзмәсе ачыла

Санкт-Петербургта татар рәссамнарының күргәзмәсе ачыла

9 ноябрьдә Санкт-Петербург шәһәренең Торжковская урамында урнашкан китапханәдә татар рәссамнарының Уңыш бәйрәменә багышланган «Матурлык һәркайда яши» дигән күргәзмәсе узачак. Бу хакта Cанкт-Петербур һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы хәбәр итә.

Эльмира Мостафина, Рәис Тимергалиев, Рәшит Моратов һәм Роберт Мифтахетдинов тамашачылар игътибарына үз картиналарын тәкъдим итәчәк. Рәссамнар шул рәвешле безне әйләндереп алган дөньяның бөтен матурлыгын күрсәтәчәк.

Күргәзмә ачылышында «Акчарлак» татар ансамбленең чыгышы да көтелә. Артистлар милли җырлар һәм биюләр башкарачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*