tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы көненә багышланган Җыен узды
Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы көненә багышланган Җыен узды

Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы көненә багышланган Җыен узды

2 сентябрьдә Ленинград өлкәсенең Дуслык йорты территориясендә Татарстан Республикасы көненә багышланган Җыен узды. «Файда» Татар мәдәни җәмгыяте төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге белән берлектә кунаклар өчен бай программа әзерләгән иде. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Татарстан Республикасы көненә багышланган түгәрәк өстәлдән башланды. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллинреспублика көнен бәйрәм итү тарихы, Татарстан, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе арасында сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар элемтәләр үсеше турында сөйләде, төбәкнең инвестиция һәм туристик потенциалын тәкъдим итте.

Бәйрәм программасына «Файда» эстрада-фольклор ансамбле, «Нур» татар ансамбле, Санкт-Петербургның «Танцующий мир» (»Биюче дөнья») үрнәк балалар коллективы, «Акчарлак» татар фольклор ансамбле, «Шатлык» ансамбле чыгышлары, иҗат коллективлары һәм Ленинград өлкәсе Дуслык йорты артистлары чыгышлары кергән иде. Яшь катнашучылар татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*