tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саратовның Коръән үзәге балалар өчен бәйге игълан итте
Саратовның Коръән үзәге балалар өчен бәйге игълан итте

Саратовның Коръән үзәге балалар өчен бәйге игълан итте

Саратов шәһәренең яңа мәчете төзелешенә нигез ташы салу уңаеннан балалар арасында бәйге башланды. Аны Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зәйд бине Сабит» Коръән үзәге үткәрә, дип яза Россия мөселманнары Диния нәзарәте.

Бәйге 7 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында (Бары тик Россия гражданнары гына) «Тәүбә» сүрәсенең 18 аятен белү буенча уздырыла.

Катнашу өчен «Зәйд бине Сабит» үзәгенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркеменә язылырга, баланың «Тәүбә» сүрәсенең 18 аятен сөйләгәнен видеога төшерергә, аның исем-фамилиясен, яшен һәм яшәгән шәһәрен язарга кирәк. Шулай ук Саратов өлкәсе Диния нәзарәтенең «Зәйд бине Сабит» Коръән үзәге бәйгесендә катнашабыз» дип язарга һәм #вместестроиммечеть хештегын күрсәтергә кирәк.

Моннан тыш, бәйгедә катнашучыларның аккаунты ачык булырга тиеш, бәйге нәтиҗәләре ясалганчы видеоны бетерергә ярамый. Барлык катнашучыларның видеолары «Зәйд бине Сабит» үзәгенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркеменә куелачак.

Бәйге 2022 елның 20 сентябренә кадәр дәвам итә. Аның нәтиҗәләре буенча Коръән үзәге җиңүчеләрне билгеләячәк һәм аларга акчалата бүләк тапшырачак.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 октябрендә Саратовның Идел буе районында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан яңа мәчет төзелешенә нигез ташы салу тантанасы була. Хәзер участокта әзерлек эшләре һәм акча җыю бара.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*