tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарман районының Җәлил гимназиясе 20 еллыгын билгеләп үтте

Сарман районының Җәлил гимназиясе 20 еллыгын билгеләп үтте

Сарман районының иң яхшы белем бирү учакларының берсе булган Җәлил гимназиясе” дә үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Яшь буынга милли тәрбия бирүдә, гореф-гадәтләребезне саклауда, укучыларга татар телен тирәнтен өйрәтүдә уку йорты коллективының өлеше бик зур.

Шулай ук, гимназия җитәкчелеге дә “Ак калфак” оешмасы белән тыгыз элемтәдә тора. Үткәрелгән барлык чараларда мәктәп укучылары иң активлардан. Гимназия директоры Гөлнара Нәзиф кызы Булатова район, бистә, НГДУ һәм башка оешма җитәкчеләренең котлауларын кабул итеп, барлык бәйрәмгә килүчеләргә, ветеран укытучыларга, коллегаларына зур рәхмәт сүзләрен әйтте, истәлекләре белән уртаклашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*