tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты
Васил Шәйхразыев Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты. Ул республика башкаласында дипломатик эшчәнлеген төгәлли.

Васил Шәйхразыев Фәриддин Насриевка хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм алдагы карьерасында уңышлар теләде.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Фәриддин Насриевка ТР белән нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәне, төбәкнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен» орден медален тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*