tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бердәмлектә безнең көч
Бердәмлектә безнең көч

Бердәмлектә безнең көч

Узган ял көннәрендә Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәре татарларының җирле милли-мәдәни автономиясендә бик җылы һәм дустанә атмосферада “Милли татар ашлары-2023” бәйгесе узды.

Бүгенге чорда татар милли аш-суының сыйфатын күтәрү, популярлаштыру максаты белән милли рухта ел саен үткәрелә торган конкурсның быелгысында яшьләре 28дән алып 82 яшькәчә булган берничә дистә конкурсант катнашты. Башка еллар белән чагыштырганда, быел Дзержинсктан гайре, Мәскәү һәм Владимир шәһәрләреннән, Володар районы Красная Горка поселогыннан да бәйгедә үз осталыкларын сынап карарга теләүчеләр булды.

Әйтергә кирәк, аларның һәркайсы конкурска бик җентекләп әзерләнгән: нигезләмә шартларын үтәп, барысын да вак детальләргә кадәр исәпкә алган, милли колоритка, ризыкларга, савыт-сабаларга һәм киемнәргә өстенлек бирергә дә онытмаган.

Электән-элек татар хатын-кызлары үзләренең аш-суга осталыклары белән дан тоткан, искиткеч кунакчыл хуҗабикә, гаилә нигезен, милли гореф-гадәтләребезне саклаучы буларак башкалардан аерылып торган. Бу көнне дә конкурста катнашучылар чыгышларын җыр-биюләр, шигъри юллар белән бизәп, үзләре, гаиләләре яраткан милли ризыклар: чәкчәк, зур бәлеш, кош теле, пәрәмәч, өчпочмак һәм башка тәм-томнар тәкъдим итте.

Чыгышларны хөрмәтле жюри (рәис – Таһирҗан Доминов, әгъзалар – Юлия Курышева һәм Анастасия Лытова) бәяләде. Билгеле, аларга иң авыр бирем-вазифа эләкте, чөнки лаеклылар арасыннан иң лаеклыларын сайлап алу җиңел эш түгел. Чынбарлыкта, бу көнне тәкъдим ителгән кулинария шедеврларының һәркайсы беренче урынга лаек иде. Әмма, конкурсның мәгънәсен югалтмас өчен, жюри тарафыннан җиңүчеләр билгеләнде. Төрле номинацияләрдә беренче урынга “Ак калфак” командасы (фотода), Хания Сарибҗанова һәм Гүзәл Хәлилова лаек дип табылды. Икенче урын яулаучылар арасында Эльмира Булгакова,  Рәйсә Хайрова, Галия Абдулина, Диляра Баязитова,  Рауза Мусалова, Эльмира Сатдинова булды. Өченчеләр сафында  Наилә Тимербулатова, Фәния Сафонова, Алия Люкманова һәм Жанна Гребнева урнашты.

Җиңүчеләр һәм призерларга, шулай ук барча катнашучыларга төрле номинацияләрдә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Жюри әгъзалары, фотограф һәм телевидение хезмәткәрләре дә бу көнне бүләксез калмады.

Җирле татар автономиясе дирекциясе тарафыннан бәйгебездә катнашкан һәрбер  ханыма олы рәхмәт белдереп, барысына да нык сәламәтлек, оптимизм, гаилә бәхете телим. Киләчәктә дә конкурсларда катнашу теләге һәм аларда җиңү омтылышы сездә югалмасын иде.

“Мондый чаралар безгә бик кирәк. Алар кешегә үз-үзенә ышаныч, көч һәм дәрт бирә. Матур көн һәм файдалы вакыт өчен оештыручыларга һәм конкурсантларга олы рәхмәт”, – диде конкурска югары бәя биреп катнашучы Василә Огородникова.

Әлбәттә, шулай, чөнки күпләр бу көнне балачактан яраткан ризыкларын, әниләре өйрәткәннәрне тагын бер тапкыр искә төшерде. Бәйрәмнең “Әниләр көне”ндә оештырылуы да очраклы түгел.

Милли чарабызда кич буе дуслык һәм үзара аңлашу атмосферасы хөкем сөрде, барлык катнашучылар һәм кунаклар да матур кәеф белән таралышты.

Киләсе очрашуларга кадәр, дуслар! Иң мөһиме – дөньяларыбыз тыныч, үзебез исән-сау булыйк. Дус-туганнарыбыз белән татулыкта яшәп, затлы өстәлләр әзерләп, бер-беребезгә кунакка йөрергә насыйп булсын иде.

Көчебез бердәмлектә икәнне онытмыйк!

Зөһрә АБДУЛИНА.

Дзержинск.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*