tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарманда “Илһам чишмәсе” балалар иҗат бәйгесе башланды
Сарманда “Илһам чишмәсе” балалар иҗат бәйгесе башланды

Сарманда “Илһам чишмәсе” балалар иҗат бәйгесе башланды

2021 елның 8 февраль көнендә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Илһам Гыйльметдин улы Шакиров иҗатын мәңгеләштерү һәм тирәнтен өйрәнү максатыннан “Илһам чишмәсе” lll район ачык балалар иҗат бәйгесе башланып китте.

Һәрбер чараны  югары  дәрәҗәдә  уздыру өчен әлбәттә аның нигезендә спонсор ярдәме булуы мөһим икәнлеге бер кешегә дә сер түгел. Бәйге өченче ел рәттән “Меги” ачык иҗтимагый оешмасының генераль директоры Илдар Өнип улы Гамиров һәм аның хәләл җефете “Ак калфак”лы ханым Гамирова Миләүшә Мөдәфис кызы ярдәме белән уздырыла.

Ижади бәйгегә старт Сарман районы Саклаубаш авылы җирлеге мәдәният йортында бирелде.

Чараны ачуда Сарман районы башкарма комитеты социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Сахипова Индира Раисовна катнашты.

Зания Вафина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*