14 февральдә Сарытауның татар гимназиясендә ана телебез буенча олимпиада һәм “Идел буе халыклары: тарих, мәгариф, мәдәният” исемле төбәкара фәнни-агарту конференция оештырыла. Бу чараларны Сарытау өлкәсе мәгариф министрлыгы, Столыпин исемендәге Идел буе институты, җирле татарларның милли-мәдәни автономиясе һәм татар гимназиясе оештыра.
Бу чаралар Сарытауда ел саен оештырыла, һәм әлеге җыенда, гадәттә татар теле укытучылары хезмәте бәяләнә, иң яхшыларына бүләкләр дә тапшырыла.