tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сасово(Цна) татарларының рухи мирасы
Сасово(Цна) татарларының рухи мирасы

Сасово(Цна) татарларының рухи мирасы

Бүген Рязань өлкәсе Сасово шәһәрендә “Сасово(Цна) татарларының рухи мирасы” исемле мәгълүмати-агарту форумы узачак.

Форумны “Рязань өлкәсенең Сасово  җирле татар милли-мәдәни мохтарияте” иҗтимагый оешмасы уздыра.

Чара  “Сасово шәһәр муниципаль округы” муниципаль берәмлеге хакимияте ярдәмендә уздырыла.

Форум эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура әгъзасы, тарих фәннәре докторы Д.М.Исхаков, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты аспиранты М.М.Акчурин катнаша.

Чара җирле татарлар тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән тәмамланачак. Концертта Сасово районы Бастан авылы мәдәният йортының “Гөлбустан” ансамбле; Ирмишин районының Әҗе авылы мәдәният йортының “Әпипә” бию төркеме, Касыйм шәһәренең “Умырзая” ансамбле солисты Ильмира Үмәрова, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе студенткасы Диана Ембулатова катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*