tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сатмыш авылында китап укырга яраталар
Сатмыш авылында китап укырга яраталар

Сатмыш авылында китап укырга яраталар

Сатмыш авылында 10 елдан артык китапханәче булып эшләүче Гөлчәчәк Гыйсмәтова авылда китап укучылар күп булуы, китапханәгә аеруча балаларның бик теләп килүен әйтте.

“Китапханәбезгә халык күп килә. 64 яшь укучыбыз да бар. Мин китап укучыларны җәлеп итәргә тырышам. Яңа китаплар белән беренче үзем танышам. Аннан соң авылдашларга кыскача эчтәлеген сөйләп, кызыксындырам. Һәр кешенең нәрсә укырга яратуын белеп, аларга китаплар тәкъдим итәм, – диде Гөлчәчәк Гыйсмәтова.

Китапханәдә төрле кичәләр дә еш уза. “Китап, мин һәм гаиләм!” дип исемләнгән әдәби кичәгә күп балалы гаиләләр чакырылган. Чара барышында «Тормышыбызда китап ни өчен кирәк?», «Гаилә белән китап уку файдалымы?», «Балаларны китап укырга мәҗбүр итәргә кирәкме?», «Яшь буенча туры килмәгән китаплар укырга ярыймы?» һәм башка кызыксы сорауларга бергәләп җаваплар эзләгәннәр.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*