tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда Я. Зәнкиевның “Кайчыколак” җыентыгы буенча рәсем бәйгесе оештырылды
Тубылда Я. Зәнкиевның “Кайчыколак” җыентыгы буенча рәсем бәйгесе оештырылды

Тубылда Я. Зәнкиевның “Кайчыколак” җыентыгы буенча рәсем бәйгесе оештырылды

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы, Бөек Ватан сугышы ветераны, РФ атказанган укытучысы Я.К.Зәнкиевның туган көненә багышланган чаралар Тубыл районы Түбән Әремзән урта белем бирү мәктәбендә үтте. Язучының әсәрләре белән таныштыру сәгатьләре, авторның китаплары күргәзмәсе мәктәп китапханәсендә, “Кайчыколак” җыентыктагы хикәяләр буенча рәсемнәр бәйгесе башлангыч сыйныфларда оештырылды.

Китапханәче Гөлнара Рәхимчанова:”Якуб Зәнкиевның балалар өчен язылган хикәяләр җыентыгы “Кайчыколак” буенча чараны үткәрү алдында гаиләбез белән китапны яңадан укып чыктык. Әнием татар китаплар, газеталар укыганга безгә хикәянең эчтәлеген җентекләп сөйләде. Мәктәп китапханәсендә язучының китаплары буенча күргәзмә эшләдек. Я.К.Зәнкиевның туган көненә багышлап үткәрелгән язучының әсәрләре белән таныштыру сәгатьләре үтте. Я.К.Зәнкиев яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. Аның “Иртеш таңнары”, “Ялкында өтелгән мәхәббәт” романнарын белмәгән кеше юктыр. Күренекле шәхесләр белән таныштыру максатыннан оештырылган “Кайчыколак” хикәяләреннән рәсемнәр бәйгесе уңышлы үтте. Өченче сыйныф укучылары, укытучылары Анна Юрьевна Ганиева җитәкчелегендә һәр бала үзенең сәләтен күрсәтте.

Балалар өчен язылган “Кайчыколак” җыентыгыннан хикәяләрнең төп максаты яшь буында кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләү. Илебезнең, өлкәбезнең күренекле шәхесләре белән балаларны кече яшьләреннән таныштырсак алар туган иленең, туган җиренең патриотлары булырлар. Я.К.Зәнкиев язган хикәяләрнең геройлары мәрхәмәтле, зур сынауларны намус белән үтәгәннәр. Рус теленә тәрҗемә ителгән китаплар безнең китапханәдә юк. Балаларга бу хикәяләрнең эчтәлеге турында үзебез сөйләгәннән соң аларда кызыксыну уянды. Аларның ясаган рәсемнәреннән күргәзмә эшләдек. Башлангыч сыйныф укучыларында кызыксыну уятып, җирле язучыларыбызның иҗатына мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган чараларны киләчәктә дә оештыру планыбызда,”-дип сөйләде.

Балалар бер-берләренең рәсемнәрен кызыксынып карадылар, уңышлы рәсемнәр күргәзмәгә эленде. Аларның иҗат җимешләрен әле дә күргәзмәдә карый ала мәктәп укучылары, ата-аналар. Чараны оештыручылар Г.Ш.Рәхимчановага, укытучы апалары А.Ю.Ганиевага рәхмәт сүзләрен әйтеп иҗат уңышлары телибез.

                                         Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*