tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәлил бистәсендә гаилә кыйммәтләренә багышланган бәйге узды
Җәлил бистәсендә гаилә кыйммәтләренә багышланган бәйге узды

Җәлил бистәсендә гаилә кыйммәтләренә багышланган бәйге узды

“Гаилә елы” уңаеннан Җәлил бистәсе мәктәпкәчә тәрбия бирү оешмаларында да төрле матур чаралар үткәрелә. Чираттагы шундый чараның берсе “Гаилә учагы” исеме астында “Аленушка” балалар бакчасында үтте. Гаилә кыйммәтләренә багышланган бәйгедә өч буын вәкилләре – Вахитовлар, Закировлар һәм Мәхмүтовлар гаиләләре көч сынашты.

Бәйге кысаларында башкарылган беренче биремдә һәр гаилә үзләре белән, гаиләләренә хас традицияләре белән таныштырып үтте. Гаиләләргә өй эше буларак бирелгән икенче биремдә аш-суга осталык тәгъдим ителде, татар милли киемнәр хакында сөйләнде. Өченче бирем – иҗади конкурс иде. Бәйрәм балалар катнашында милли җырлы-биюле уеннар белән үрелеп барды.

“Ак калфак” оешмасы кызлары катнашында узган кичәдә татар гаиләсе, аның ныклыгы, яратып һәм яратылып яшәгән гаиләдә генә бәхетле балалар үсүен, ир-атның гаилә тоткасы булуын, гаилә җылысын бирүче һәм сабырлык иясе – хатын-кыз булуы әйтелде.
Бәйрәм ахырында җиңүчеләр билгеләнеп, аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

“Ак калфак” оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*